- 6.32 MB
- 02:46
- 320 kbps
- 16.07.2026
Тиле Жомга Амина Галимова
Текст песни:
Тал бөресе, тал бөресе
Тал бөресе талларда
Тал бөресе, тал бөресе
Тал бөресе талларда
Сандугачым, әйтеп сайра
Сөйгән ярым кайларда?
Сандугачым, әйтеп сайра
Сөйгән ярым кайларда?
Сандугачым, очасыңмы
Кипте инде күлләрең
Сандугачым, очасыңмы
Кипте инде күлләрең
Синең янга барып кайта
Һәр көнне күңелләрем
Синең янга барып кайта
Һәр көнне күңелләрем
Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын
Агыйделләр дулкынлана
Дулкынлана, комлана
Басып сайрар талы сынса
Сандугач та моңлана
Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр инде
Син булмагач күңелемне
Кемнәр юатыр инде
Гармуныңны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә
Онытасым юк үлгәндә дә
Гүрләргә кергәндә дә
Гармуныңны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә
Онытасым юк үлгәндә дә
Гүрләргә кергәндә дә
Онытасым юк
Гүрләргә кергәндә дә